Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 10нчы мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

16нчы октябрь көнне барлык әтиләр дә үзләренең рәсми бәйрәмен – Әтиләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 10нчы мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары өчен бәйрәмгә багышланган «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.

Без укучылар белән әтинең гаиләдәге роле турында сөйләштек, табышмаклар чиштек, яхшы әтинең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында фикер алыштык, ЗАГС Идарәсенең эше темасын да читләтеп узмадык. Балалар дәрестә бик актив катнаштылар. Алар актлар язмаларын тутыру һәм саклау турында, Сараебызда уза торган тантаналар турында балаларга хас булмаган бик күп кенә сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International