Халыкара елмаю көне якыннарына яхшы кәеф бүләк итү өчен әйбәт сәбәп. Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь парлар өчен иң бәхетле көннәре хәтерләрендә якты истәлек булып калсын өчен «Үз елмаюыңны бүләк ит» дип аталган фотосессия оештырдылар.