Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова ТИҮС рәисе Әлфия Хөснетдинова белән ветеран Дюртеева Пелагея Тимофей кызын котладылар.
Пелагея Тимофей кызы апрель аенда үзенең 94 нче туган көнен билгеләп үтте. Мондый кешеләр барыбыз өчен дә үрнәк булып торалар. Тормыш тәҗрибәләре һәм осталыклары, ачык, игелекле йөрәкләре өчен ветераннарыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.