Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Түбән Кама медицина көллиятенең 1 курс укучылары өчен «Гаиләчелек» электив курсы буенча дәрес узды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Педагог-психолог Гүзәл Анатолий кызы Бутякова дәресне командалы уен формасында алып барды. Ул студентлар өчен гаилә мөнәсәбәтләре темасына бик күп кызыклы биремнәр әзерләгән иде.

«Гаиләчелек» курсы кураторы Ромета Сәлим кызы Байбулатованың чыгышы укучылар өчен сюрприз булды. Ул 9 ел элек бу курсның ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Ромета Сәлим кызы дәресләрне калдырмыйча, кызыксынып тыңласаң булачак тормыш иптәшең белән мөнәсәбәтләр төзүе һәм бәхетле гаилә коруы күпкә җиңел булыр дигән ышанычын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International