Минем гаиләм бәхетле булыр…

2022 елның 28 октябре, җомга

Урыссу 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова катнашында «Барысы да гаиләдән башлана» дигән темага «Гаилә белеме» курсы буенча дәрестән тыш очрашу үтте.

Балалар белән гаилә турында әңгәмә дустанә шартларда узды. Алар гаиләнең нәрсә икәнлеге, роле, статусы турындагы сорауларга җавап бирделәр. Гаиләдә җан тынычлыгы булсын өчен нәрсә кирәклеге турында уйландылар.

Гүзәлия Фахертдинова укучыларны гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге эшчәнлеге, язылышу һәм аерылышу тәртибе белән таныштырды. Законлы никахта һәм никахтан тыш берлектә хатын-кыз һәм ир-атның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Ул законлы гаиләнең җәмгыятьтә кыйммәтләрее һәм өстенлекләре барлыгын билгеләп үтте. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм җентекле җаваплар алдылар. Дәрес «Әгәр мин бәхетле булсам, минем гаиләм бәхетле булыр» дигән җавап белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International