Казан гаиләсе Хәсәнҗановлар 70 еллыгын билгеләп үтте

2022 елның 28 октябре, җомга

Хәсәнҗановлар Таһир Әхтәп улы һәм Гөлсем Гыйләҗетдин кызы гаиләсе гаҗәеп вакыйга геройлары булдылар. 70 ел – уңдырышлы туй. Бу юбилей аларга югарыдан бирелгән, аларның мәхәббәте йөрәкләрендә бүгенге көнгә кадәр яши.

Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Нәкыйп кызы Сальянова юбилярларны бәйрәмнәре белән котлады. Казан шәһәре мэры исеменнән юбилярларга котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырды. Казан шәһәре ГХАТ идарәсеннән чәчәк бәйләме һәм истәлекле китап бүләк итте. Юбилярлар белән аралашу онытылмаслык матур тәэсирләр калдырды.

Бу гаиләнең язмышы җиңел булмады. Бөек Ватан сугышында катнашкан Таһир Әхтәп улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «1941-1945 еллардагы Фронтовик» билгесе, «В.И. Ленинның тууына 100 еллыкка истәлек итеп» медале, «9 нчы бишьеллык ударнигы» билгесе, «Совет Армиясенең һәм флотның 30 еллыгы» юбилей медале, «1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең” 20, 40, 50, 55, 60, 65, 70, 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хатыны Гөлсем Гыйләҗетдин кызы да сугыш ветераны, «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең» 20, 40, 50, 55, 60, 65, 70, 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ирле-хатынлы Хәсәнҗановлар дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Юбилярлар өчен төп байлык булып 3 онык, 3 оныкчык тора.

Сезгә, хөрмәтле Таһир Әхтәп улы һәм Гөлсем Гыйләҗетдин кызы, озын гомер һәм тату гаиләгезгә иминлек телибез! Без сезнең белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International