Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Әбиләр һәм бабайлар көнен бәйрәм иттеләр

2022 елның 28 октябре, җомга

Балаларыңнан да ныграк бары тик оныкларыңны гына яратып була диләр. Бүген бик матур бәйрәм – Әбиләр һәм бабайлар көне. Бу безнең аларны ничек яратуыбызны исләренә төшерү өчен бик яхшы сәбәп.

Әбиләр һәм бабайлар бала тормышында зур урын алып тора. Алар бала-чагадан берни дә таләп итмиләр, бөтен шаяруларын кичерәләр, күңел байлыклары белән уртаклашалар.

Әбиләр һәм бабайлар ярдәме белән бала гаиләдә үз урынын таба, гаилә тарихын һәм традицияләрен үзләштерә ала. Үскән оныкларга да аларның йөрәк җылысы һәм мәхәббәтләре бик кирәк, бигрәк тә туй көне кебек дулкынландыргыч көндә.

Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 13 пар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде. Кадерле оныкларын туй көннәре белән тәбрикләргә килгән әби-бабайларны бәйрәм белән котларга без дә онытмадык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International