Һөнәри осталык конкурсының зона этабында тантаналы йолаларның иң яхшы алып баручыларын ачыкладылар

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

2022 елның 3 октябрендә Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә «гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасын иң яхшы алып баручы»республика конкурсының зона этабы узды.

Бәйгедә Татарстанның 9 районы: Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары, шул исәптән Әлмәт муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең әйдәп баручы белгече Айгөл Мирзианова да катнашты. Юбилярларны татар телендә котлау тантанасын уздыру сценарие тәкъдим ителде. Әлмәт районы бу номинациядә лаеклы беренче урынны алды.

Чарада Әхмәтҗанов Ренат Харис улы – жюри рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары, Плеханова Ольга Анатолий кызы – Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, 9 районның ЗАГС идарәләре башлыклары катнашты.

Белгеч Мирзиянованы А. Д. һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсен җиңү белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International