1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада башланды. Декада кысаларында Арча районының олы гаилә парларын хөрмәтләүгә аерым игътибар бирелде.
Яңа Кенәр авыл җирлегендә бриллиант туйларын билгеләп үтүче юбилярларны, Гаптеләхәт Салихович һәм Мөслимә Мөхтәровна Салиховлар, Ришад Абдуллаҗанович һәм Талия Галимулловна Мостафиннар, Рәшит Гарипович һәм Бария Сабировна Гариповлар, Рашат Нигаматуллович һәм Гөләрә Хәкимовна Арслановлар гаиләләрен котладылар.
Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин Ә.Ә. һәм хезмәткәрләр котладылар. Юбилярларга район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау хатлары тапшырдылар.