Республика конкурсының зона этабы (Сарман районы)

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

2022 елның 3 октябрендә Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнары башкарма комитетларының ГХАТ бүлекләре арасында «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы» республика конкурсының зона этабы узды. Сарман муниципаль районының Җәлил шәһәр тибындагы поселогының әйдәп баручы белгече Инзилә Гарифуллина «Никахлашу тантанасының иң яхшы алып баручысы» номинациясендә катнашты һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International