Россиядә, 2021 елдан башлап, мөһим гаилә бәйрәме – әтиләр көне билгеләп үтелә, аның максаты – гаилә институтын ныгыту, балаларны тәрбияләүдә ата-ананың әһәмиятен арттыру. Ата булу темасына игътибарны җәлеп итү – гаилә сәясәтенең мөһим мизгеле, чөнки тулы гаилә – ул әти, әни, балалар. Гаиләне саклау һәм балаларны тәрбияләү – әтиләр функциясе. Бу аеруча күп балалы гаиләләрдә сизелә, анда әти роле – зур гаиләнең төп нигезе, ә шәхси мисал – баланың җәмгыятьнең лаеклы гражданины булачагына гарантия.
Быел Әтиләр көне 16 октябрьгә туры килә.
Хөрмәтле ир-атлар, әтиләр һәм бабайлар!
Сезне Әтиләр көне белән котлыйм һәм балаларыбызга, гаиләләребезгә күрсәткән ныклы ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм. Гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм гармония телим. Гаиләгез өчен көчле, ышанычлы, кайгыртучан булыгыз. Сезнең өегездә һәрвакыт мәхәббәт, татулык һәм иминлек яшәсен.
Бәйрәм белән сезне!
Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина