Әлмәт шәһәрендә 19 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

2022 елның 5 октябрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 19 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Абляев Расим Мясум улы һәм Гөлчәчәк Равил кызы гаиләсендә булды. 30 сентябрь аенда аларның ике малай туды. Яңа туган сабыйларга Карим һәм Камиль исемнәре кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын – туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International