2022 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Буа муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 139 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 65е – малай һәм 74е – кыз. Яңа туган балалар структурасы буенча 47 бала – беренче, 42 – икенче, 31 – өченче, 19 – дүртенче һәм аннан да күбрәк балалар. 27 балага карата аталык урнаштырылган.
Никах статистикасы күрсәткечләренә күчеп, шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елның 9 аенда 142 пар никах берлеген имза белән беркеткән. Никах статистикасы аерылышу саннары белән болытлана, аерылышу турында 99 акт теркәлде.
Ел башыннан алып 9 ай эчендә 12 граждан фамилиясен, исемен яки әтисенең исемен үзгәртү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Үлем турында 432 акт төзелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 168 гә кимрәк. Үлгән ир-атлар һәм хатын-кызлар яше буенча бүленеш анализы шуны күрсәтә: ир-атларда үлүчеләрнең максималь проценты 60 яшьтән 81 яшькә кадәр, хатын-кызларда 83 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк.