Чистай ГХАТ бүлегендә 2022 елның 4 нче октябрендә 400 нче бала тууны дәүләт теркәвенә алдылар. Бала табу һәр гаилә тормышында иң бәхетле һәм якты вакыйга. Скрипниклар гаиләсе өчен агымдагы ел бәхетле вакыйгалар өчен бай булды.
Владимир һәм Анастасия быел Чистай Никахлашу сараенда өйләнештеләр. Яңа гаиләгә бәхет өстәп кызлары Виолетта туды!
ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева яшь әтигә истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы тапшырды.