Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге буенча 2022 елның 9 аенда тууны дәүләт теркәвенә алуга йомгак ясалды. 36 бала теркәлде: 20 малай, 16 кыз. Шуларның 11 баласы-гаиләдә беренче, 12 бала-икенчесе, тагын 10 сабый-өченче, өчесе гаиләдә дүртенче булып туган.
Ата-аналар яңа туган балаларын матур исемнәр белән атадылар: Артемий, Ратмир,Глеб, Әмирхан,Мәрьям,Зифа, Анита, Аякс, Нариман, Ризван. Иң яшь әни - 19 яшь, иң җитлеккән әни – 44 яшь, иң яшь әти – 21, җитлеккән әти 40 яшь.
Без барлык гаиләләрне дә бәхетле вакыйга белән котлыйбыз сәламәтлек, тынычлык һәм яхшылык телибез!