16 октябрьдә илебездә искиткеч бәйрәм – Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Андрей Первозванный Фонды рәссам, CG иллюстраторы, академик рәсем һәм картиналар буенча курслар авторы, заманча графика һәм рәсем буенча эксперт, күп балалы әти Александр Рыжкин ярдәме белән зур гаилә флешмобын башлап җибәрә һәм һәркемне дә анда катнашырга чакыра!
Гаилә флешмобында катнашу өчен кирәк:
- 12 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр ВК социаль челтәрләрендә әтигә багышланган рәсем, фотография яки видео урнаштырырга;
- Постны #деньотца2022 һәм #ФондАндреяПервозванного хештегы белән билгеләргә;
- Фонд төркеменә https://vk.com/fap_fund керергә һәм БФ «Протек» https://vk.com/bf_protek битенә язылырга;
- Аккаунт ачык булырга тиеш.
Әлбәттә, флешмоб призлар уйнатудан башка узмый. Бу көнне 10 җиңүче очраклы рәвештә сайланачак. Бүләкләр уйнату нәтиҗәләре турында мәгълүмат 19 октябрьдә Андрей Первозванный Фонды (www.fap.ru) һәм ВК https://vk.com/fap_fund битләрендә урнаштырылачак.
Әтиләрегезгә булган хисләрегезне яшермәгез! Бу көнне әтиләребезгә рәхмәт әйтик!