Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында тәтешлеләр Тәүфыйк һәм Фәридә Зәйнуллиннар гаиләсенең «алтын» юбилее - 50 ел тулу уңаеннан котлау сүзләре җиткерделәр.
Никахларын теркәгәннән соң 50 ел үтте, бу вакыт эчендә күп нәрсә үзгәрде, әмма юбилярларның мөнәсәбәтләре үзгәрешсез калды, вакыт сынавын узды. Тормыш иптәшләре артында зур тормыш тәҗрибәсе, хезмәт казанышлары һәм бәхетле гаилә тормышы бар. Ике кызы, улы Һәм оныклары - Зәйнуллиннар гаиләсенең иң зур бәхете.
Район Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры И.Н.Җамалтдинов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Л. М. Дианова юбилярларны котладылар, Тәтеш районы башлыгының котлау адресын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Тантана гаеплеләре адресына бик күп җылы котлаулар яңгырады. "Алтын" юбилярларның мөнәсәбәте-ул киләсе буынга бабаларыбызның тәҗрибәсе, зирәклеге, хәтере һәм гаилә традицияләре буларак тапшырыла торган кыйммәтлелек.
Котлыйбыз!