29 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәгендә Мостафиннарның алтын юбилее узды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Нәкъ 50 ел элек, 1972 елның 29 сентябрендә Рафинант Зәки улы белән Илсия Хамат кызы никахларын теркиләр.

Юбилярлар Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнар. Рафинант Зәки улы белгечлеге буенча галим агроном, 40 елдан артык бер урында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмат-исәпләү үзәгендә директор урынбасары вазыйфасын башкара. Илсөя Хаматовна бухгалтерлык исәбе буенча икътисадчы, баш бухгалтер, генераль директор урынбасары, авыл хуҗалыгы министрлыгында финанс директоры булып эшли. Рафинант Зәкиевич атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Алтын Почет билгесе, Хезмәт ветераны, берничә тапкыр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Юбилярлар беренче очрашуларын, никахлашу тантанасын шатланып искә алдылар. Тантанада Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән юбилярларга котлау адресы, акчалата бүләк һәм Казан шәһәре ГХАТ идарәсеннән алтын юбилейны бәйрәм итү турында таныклык тапшырылды. Тантаналы шартларда «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына үз имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International