Өйдә онытылып калган паспортлар һәм йөзекләр, документлар белән буталчылык, ыгы-зыгы һәм ашыгу - туй көненең яшь парларга таныш юлдашлары. Аларны булдырмый калырга мөмкинме? Әлбәттә!
Барысы да яхшы узсын өчен һәр шимбә сәгать 12дә ГХАТ Идарәсе белгечләре кияү-кәләшләр өчен инструктаж уздыралар.
Бүгенге консультациядә никах теркәү көнендә игътибарга лаеклы барлык төп моментларны билгеләп үттеләр, Никахлашу сарае буйлап экскурсия үткәрделәр һәм бер пар мисалында тантананың ничек узачагын күрсәттеләр.