Бала көтү - шатлыклы һәм бәхетле вакыт булуга карамастан, тормышта яңа мәшәкатьләр дә барлыкка килә. Әни булырга әзерләнгәндә хатын-кыз медицина һәм психология белән бәйле, социаль, юридик сораулар белән еш очраша. Кайчак аларга мөстәкыйль рәвештә җавап табу авыр була, белгечләр ярдәме кирәк. Шуңа күрә Шинников проспекты, 49нчы йорт адресы буенча урнашкан Хатын-кызлар консультациясендә "Сонатал" имин бала табуга әзерлек мәктәбендә ике атналык курслар оештырыла.
9нчы сентябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова курсларның кереш дәресендә, булачак әниләргә бала туу турында таныклыкны Бала табу йортыннан чыкканчы ук алу тәртибен аңлатты. бала тууны дәүләт теркәве белән бәйле сорауларга җавап бирде.