Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаиләчелек» электив курсы кысаларында яңа уку елының беренче дәресе узды

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Бүген 37нче лицейның 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчелек» электив курсы кысаларында яңа уку елының беренче дәресе узды.

Укытучы-психолог Людмила Барбакова беренче дәресне гаиләдә үз-үзеңне тоту типлары турында кызыклы мультфильм күрсәтүдән башлап җибәрде, аннары балаларны ел дәвамында өйрәнәчәк курс программасы белән таныштырды.

Дәрестә ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова чыгыш ясады. Ул укучыларга никахлашу һәм гаилә тормышы юбилее тантаналарының ничек узуы турында сөйләде, ГХАТ Идарәсендә теркәлә торган актлар төрләре белән таныштырды.

Укучыларга сараебызның тантаналар залы бик ошады. Дәрес ахырында алар шаяртып никахлашу тантанасы да уздырдырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International