Арча муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе укучылар алдында лекция белән чыгыш ясады

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Бүген Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф.Р.Бәхтиярова “Ватан нәрсәдән башлана?” лекцияләр циклыннан “Арча районы турында гомуми характеристика” лекциясе белән Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады. Район җитәкчелеге инициативасы буенча район хакимияте вәкилләре, оешма, иҗтимагый оешма җитәкчеләре ай саен укучылар алдында “Арча Бөек Ватан сугышы елларында. Сугыш геройлары. Тыныч вакыт геройлары”, “Районның авыл хуҗалыгы”, “Районның икътисадый үсеше”, “Районның мәгарифе”, “Районның культурасы”, “Гаилә кыйммәтләре. Әхлак”, “Истәлекле урыннар”, “Районда яшьләр сәясәте. Районда спортны үстерү” темаларына чыгыш ясаячак. Бу чыгышлар илебездә дүшәмбе саен уза торган “Разговоры о важном” дәресләренең тыгыз бәйләнешле бер компоненты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International