Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 33нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен "Гаиләчелек" электив курсы кысаларында дәрес узды.
Укытучы-психолог Молчанова Айгөл Наил кызы дәресне Л.Н.Толстойның «Үз өендә бәхетле булган кеше генә бәхетле» дигән атаклы сүзләре белән башлап җибәрде. Өйләнешү, балалар тәрбияләү, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр – дәреснең төп темалары булды.
Айгөл Наил кызы ата-ана гаиләсендә алган тәҗрибә кешегә зур йогынты ясый дип аңлатты. Өлкән тормышта без, уйлап та тормыйча, әти-әниләребез арасындагы мөнәсәбәтләрнең моделен кабатлыйбыз. Һәркем "идеаль" гаиләне үзенчә күз алдына китерсә дә, укучылар мондый гаиләнең гомуми сыйфатларын атадылар.