Матур милли авыл туйлары заманча тантаналар белән кысрыкланып киләләр. Һәзер яшьләр никахлашу өчен ешрак шәһәр Тантана йортларын сайлыйлар.
Шуңа күрә яшь парларның никах тантанасын авылда уздырулары икеләтә шатлыклы вакыйга. 2022 елның 9нчы сентябрендә Түбән Кама районы Каенлы авылы Мәдәният йортында Рамил һәм Кристина Зияповлар өчен Мендельсон маршы яңгырады. Аларның никахлары быел Каенлы авылында уздырылган беренче тантана булды.