Садыйковлар гаиләсе юбилее

2022 елның 10 сентябре, шимбә

2022 елның 10 сентябрендә ГХАТ бүлегендә алтын юбилярларны котлау тантанасы үтте. Галия һәм Мифтах Садыйковлар кояшлы Үзбәкстанда танышалар. Галия анда кунакка килә. Бер-берсен аңлар өчен аларга бер атна вакыт җитә.

Гаилә башлыгы әйтүенчә, 50 ел гомер итүләренә карамастан, аларның сөйләшеп сүзләре бетми. Алар бер кыз һәм ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Биш оныклары туган. Балалары әти-әниләре турында якты истәлекләр белән уртаклашты.

Үзләре турында якты, матур истәлекләр тыңлаганда аларның йөзләрендә елмаю һәм шатлык хөкем сөрде. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре аларга Мактау кәгазе тапшырды. Аларга озын гомер, бәхет теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International