2022 елның 6 сентябрендә ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «патша» игезәкләре теркәлде. Кристина һәм Максим Василенко гаиләсендә чын могҗиза булды: дөньяга «патша» игезәкләре пәйда булды – сабыйлар бер минут аерма белән тудылар.
Бәхетле ата-ана балаларын Юлия белән Илья дип атадылар. Туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президентының котлау адресын тапшырганда, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләне тормышларында истәлекле вакыйга белән котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләделәр.