Гафиятуллиннар Айнур һәм Нина гаиләсендә 7 сентябрьдә 3280 граммлы һәм 50 сантиметрлы кыз туды. Балага Ясмин дип исем кушканнар. Кыз-күп балалы гаиләдә алтынчы бала.
Бала тудыру бүлегеннән әнисе белән сабыйны әтисе һәм башка балалары каршы алырга килгән иде. Аларның иң зур улларына 15 яшь , икенче улларына 4 яшь, кызларына 14 яшь, 9 яшь һәм 2 яшь. Гаилә Иске Зәйдә үз йортлары белән яши.
Бәхетле ата-аналарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова һәм башкарма комитетның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина да котладылар.