Чистай ГХАТ бүлегендә 39 бала тууы теркәлгән

2022 елның 4 сентябре, якшәмбе

2022 нче елның 1 нче августыннан 31 нче августына кадәр Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 39 бала -19 малай һәм 20 кыз тууы теркәлгән.

Кызларның иң популяр исемнәре: Мәликә, Лилия, Мәрьям, Алисә булды. Малайларны ешрак Артем, Александр, Тимур, Родион дип атыйлар. Балаларына ата-аналар биргән сирәк һәм гадәти булмаган исемнәр арасында Фидель, Леон, Ранэль, Рималь, Мелисса, Каролина, Айлина да бар.

Айның баһадиры дип 4600 грамм авырлыкта туган сабыйны атарга мөмкин. Иң кечкенәсе – 2170 граммлы бала.

Шулай ук бу айда 49 пар рәсми рәвештә мөнәсәбәтләрен теркәп гаиләләр тудырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International