Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә өч игезәк бала туу теркәлде. Бу искиткеч вакыйга Радик һәм Алина Таҗетдиновлар гаиләсендә булды. Өч яшьлек Шамил тәрбияләнүче гаиләдә өч кыз туган. Бәхетле ата-аналар кызларына Камилла, Әминә һәм Ралина исемнәре биргәннәр.
Өч бала игезәк тууы бик сирәк вакыйга, һәм, әлбәттә, бу могҗиза! Баулы районында соңгы тапкыр Равил һәм Римма Шәфигуллиннар гаиләсендә шундый искиткеч вакыйга булды. Өч игезәк Рияз, Рифат һәм Рамазанга быел 9 яшь тулды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Тимерхановна Мурсалимова күп балалы әти Радик Айрат улын кызлары туу белән котлады, туу турында таныклыклар, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау адресларын тапшырды.
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Илдусовна Хуснуллина бәхетле атаны котлап яңа туган сабыйларга бүләкләр тапшырды.