Баулы район ГХАТ бүлегендә август аенда 14 туу турында акт теркәлде

2022 елның 2 сентябре, җомга

Баулы район ГХАТ бүлегендә август аенда 14 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның  8 се малайлар, 6 кызлар. 2 бала гаиләдә беренче булып, 6 – икенче, 5 – өченче, 1 – дүртенче булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур   исемләр кушалар. Мәсәлән, август аенда Әлим, Денис, Динислам, Имран, Николай, Нияз, Радель, Салман, Амалия, Амелия, Азалия, Елизавета, Каролина, Эльмира дигән  исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага 27 һәм иң яшь әтигә – 30 яшь, иң өлкән анага 39 һәм иң өлкән әтигә 64 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 18 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 18 яшь һәм иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 57, кәләшкә – 53 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International