Татарстан Республикасы көне алдыннан Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 54 яңа гаилә никахларын рәсмиләштерде
2022 елның 27 августы, шимбә
Татарстан Республикасы көне алдыннан Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 54 яңа гаилә никахларын рәсмиләштерде. Иң бәхетле көннәренең истәлеге итеп аларга Татарстан флагы төсләре төшерелгән ленталар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән очрашу узды.