Исем кушу-һәр кеше тормышында бик мөһим выкыйга. Исем кешегә бер тапкыр бирелә һәм аңа гомер буе юлдаш була.
Сәминә Җәүдәт һәм Айзилә Хөсәеновларның гаиләсендә беренче бала. Яңа туган сабыйның беренче документын тапшырганда, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе белгече Хөсәеновлар гаиләсенә сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде. Шатлыклы вакыйга истәлегенә әти-әниләргә исем кушу тантанасы турында сертификат һәм гаилә фотосурәте тапшырылды.