Мамадыш шәһәре кунакларына һәм халкына яшьләр үзенчәлекле парад форматы тәкъдим итте

2022 елның 27 августы, шимбә

Туйга кадәр һәм аннан соң тормыш.. Аерма бармы? Әгәр кияү белән кәләшнең дуслары никах иреккә һәм күңел ачуларга чик куя, дип санаса, Мамадышның яшь парлары киресен исбатлады.

Бу елның 27 нче августта Мамадыш шәһәре кунакларына һәм халкына үзенчәлекле парад форматы тәкъдим ителде. Шәһәрдәшләр һәм бәйрәм кунаклары буйдак (кияүдә булмаган) һәм гаиләле парлар арасындагы бию батлын зур кызыксыну һәм алкышлар белән кабул иттеләр. Бию, тән һәм хәрәкәт теле аша гаилә парлары мавыктыргыч тормышның нәкъ менә  туйдан соң башлануын исбатлады. Иң мөһиме-бергә! Бергә-күңеллерәк, кызыклырак,азартлырак !

ГХАТ бүлеге тарафыннан махсус бию өчен әзерләнгән таблицалар-лозунглар да зур соклану уятты: «Гаилә – ул бик шәп! Кушыл!», «Бәхетле гаилә – ул безнеңчә!», «Ныклы никах – ныклы ир-атлар өчен!». Тамашада кулланылган  һәр гыйбарә заманча яшь гаилә өчен девиз булырга мөмкин.

Атна буе барган репетицияләр, яшьләр эшләре бүлеге хезмәттәшләре ярдәме үз нәтиҗәсен бирде – парад югары дәрәҗәдә узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинованың «Сез әле өйләнмәгән/кияүдә түгел? Димәк без сезгә барабыз!» исемле шигаре бәйрәмне тагын да күңелле авазда тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International