Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән гаиләләрне кабул итү мәҗлесе оештырылды. Быел әлеге мәҗлескә Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан 48 гаилә чакырылган иде. Татарстан Президенты белән бер өстәл артында Мамадыш районыннан күп балалы Саматовлар гаиләсе утырды.
«Сез – Җаваплы ата-ана, Нык гаилә үрнәге», - диде Рөстәм Миңнеханов, күп балалы ата-аналарга мөрәҗәгать итеп. Чара барышында Татарстан Республикасының яңа дәүләт бүләген тапшыру тантанасы булды.
2022 елдан гаилә абруен күтәрү һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү максатыннан Яңа Дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале гамәлгә куелды. Ул җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм тәрбияләгән гаиләләр өчен билгеләнгән.
Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе сигез бала тәрбияләүче Саматовлар гаиләсенә медаль тапшырды. Саматовлар гаиләсе районда үзенең хезмәт сөючәнлеге белән билгеле. Рәис Баһаветдин улы-Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, «азык-төлек программасы»АПК ҖЧҖендә механизатор булып эшли. Гөлия Кальфиновна балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли.
Рәис белән Гөлия бер авылда - Мамадыш районы Югары Тәкәнеш авылында туып-үскән, 1993 елда ук аларның күркәм гаиләсе барлыкка килгән. Тик, әлбәттә, яшь чагында сигез бала әти-әнисе булачакбыз, дип уйлый да алмадык. Һәр бала бу дөньяга Аллаһы Тәгалә фатихасы белән килә, - дип ышана Саматовлар. Бүгенге көндә Саматовларның дүрт баласы әле балигъ булмаган, икесе инде үз гаиләләре белән яши. Үзләре белән өч балалары яши. Алар хуҗалык буенча төп ярдәмчеләр. Әйтергә кирәк, хуҗалыклары бер дә кечкенә түгел.
Гаилә учагын бердәмлек җылыта. Шуңа Күрә Саматовларның зур гаиләсе – һәр ял саен ата-ана йортында, туган авылында. Алар әтидән кирәкле киңәш ишетү өчен, әниләрнең йомшак кулларының җылысын тою өчен, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен, назларын җиткерү өчен җыела.