2022 елның 25 августында Татарстан Республикасы башкаласында 60 һәм 50 ел бергә гомер иткән парларны котлау тантанасы узды

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Традиция буенча «Казан»гаилә үзәгенә 7 пар чакырылган иде. Юбилярлар танышу тарихын, хезмәт юлын искә төшерделәр, озак яшәү серләре белән уртаклаштылар. Юбилярларга «алтын» пар Таҗиев Альмир Вагыйз улы һәм Гөлчәчәк Фаяз кызы матур музыкаль бүләк әзерләгән иде.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән «алтын» юбилярларга котлау хаты, чәчәкләр һәм акчалата бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International