Бөгелмәдән Шинкаровлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты кабул итүендә

2022 елның 27 августы, шимбә

2022 елның 24 августында Бөгелмәдән Шинкаровлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Г.А. Миңнеханова исеменнән уздырылучы республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Андрей Владимирович һәм Ольга Николаевнаның күп балалы гаиләсе бөгелмәлеләргә ныклыгы һәм буыннар дәвамчанлыгы белән яхшы таныш.

Шинкаровлар гаиләсе иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнә, әмма алар өчен һәрвакыт гаилә өстенлекле була һәм шулай булып кала да. Алар үз балалары һәм тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булып торалар.

Шинкаровларның балалары, кызлары – Елизавета һәм Анастасия, уллары Иван, мәктәптә уңышлы укыйлар, спорт, иҗат белән шөгыльләнәләр. Иван – муниципаль дәрәҗәдәге футбол турнирларында актив катнашучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International