Нәкъ 60 ел элек 25 августта Владимир Яков улы һәм Ләлә Шәйхетдин кызы Казан шәһәренең Ленин ГХАТ бүлегендә никахларын теркәделәр. Ивановлар бер-берсен аңлап, тормыш юлында шатлык-хәсрәтләрне кулга-кул тотынып яшиләр.
«Бриллиант» юбилярлар Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм Казан шәһәре ГХАТ идарәсе исеменнән җылы котлау сүзләре алдылар. Ивановларга озын гомер, сәламәтлек һәм гаилә юбилеен якыннары һәм яраткан кешеләре белән бергә билгеләп үтүләрен телибез.