Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Г.А. Минниханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашу Яшел Үзән районы Норлат авылында яшәүче Гилязовлар гаиләсе күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Чарада Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләреннән һәм шәһәр округларыннан 48 гаилә пары катнашты. Алар арасында республиканың икътисади, социаль-мәдәни, иҗтимагый тормышында төрле һөнәр ияләре, күп балалы гаиләләр, берничә дистә еллар бер-берсе белән мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән парлар бар инде.
Тантаналы чараның бөтен программасы дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның изге сәламләве, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру – «ата-ана даны» медале, республика сәнгать осталары һәм балалар иҗат коллективлары концерты.