2022 нче елның 25 нче августында Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Озак еллар дәвамында бер-берсенә ышанычлы терәк булган, мәхәббәтләренә тугры булган гаилә парлары һәрчак сокландыра. «Алтын» юбилярлар Моисеев Валерий Борисович һәм Светлана Яковлевна, 50 ел элек кебек үк, мәхәббәт һәм тугрылыкны раслап, кул балдаклары белән алмаштылар.

Юбилярлар үзләренең танышу тарихы, гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар. Һәр гаилә пары адресына изге теләкләр яңгырады. Юбилярларга Казан шәһәре мэры исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Без парларга бәхет һәм чәчәк атуын телибез! Сезнең уңайлы йортыгызда ныклы мәхәббәт, татулык, бер-береңне хөрмәт итү, җылы кайгырту, иминлек хөкем сөрсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International