Биектау районында игезәкләр тууы

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

2022 елның 20 июнендә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә игезәкләр теркәлде. Агымдагы елда икенчеләре. 14 июнь көнне Бөреле җәнлек совхозы поселогыннан Цветков Максим һәм Алия гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды – кызлары туды. Аларны Екатерина һәм Елизавета исемнәре белән атадылар.

Июнь аенда районда 19 яңа туган бала теркәлгән, аларның 8 әти-әниләре матур исемнәр биргән: Мәдинә, Вера, Раяна, Эмилия, Динә, Рамина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International