Һәр шимбә сәгать 12дә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда булачак парлар өчен инструктаж уза. Чираттагы очрашу 18нче июнь көнне булды. Кияүләр һәм кәләшләр өчен маскалар кию режимының туктатылып торуы яхшы хәбәр булды. Хәзер туй кунаклары шатлыкларын яшермичә яшьләрнең тантанасын үзләренең елмаюлары белән бизи алачаклар.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре булачак парлар өчен туй тантанасының репетициясен үткәрделәр һәм никахларын дәүләт теркәү тәртибе белән таныштыралар.