28 июнь көнне Казанның Киров ГХАТ бүлеге 50 еллык туйларын билгеләп үткән дүрт алтын пар өчен үз ишекләрен ачты

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Гаилә тормышы юбилярлары гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә язылуларын искә төшерделәр һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар. Парларга Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Тантаналы чарада ирле-хатынлы танышу тарихы, гаилә бәхете серләре һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр. Һәр гаилә адресына изге теләкләр яңгырады.

Казан шәһәре ГХАТ идарәсе юбилярларга ныклы сәламәтлек, аларның балаларына һәм оныкларына уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International