2022 елның 26 июнь көнне районыбыз яшьләре «Балта» ял паркындагы мәйдангә җыелып бәйрәм итте. Бу бәйрәмдә иң матур конкурсларның берсе- «Коляскалар парады» өстен булды. Бу конкурс ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ, яшьләр һәм спорт бүлекләре тарафыннан оештырылды.
Күркәм традициягә әйләнеп барган конкурс барышында районыбызда актив, талантлы гаиләләр бик күп булуына тагын бер кат инандык. Коляскаларын бизәүдә фантазияләрен, хыялларын, юморларын һәм креативлыкларын эшкә җигеп районыбызның 10 гаиләсе чыгыш ясадылар, төрле-төрле оригиналь номинацияләрдә хезмәтләрен күрсәттеләр. «Гран при» иясенә һәм 1,2,3 нче урыннар яулаучы гаиләләргә махсус кыймәтле бүләкләр тапшырылды. Калган төрле номинацияләрдә җинүче гаиләләр дә бүләксез калмадылар, дипломнар бирелде.
Бәйрәм алдыннан никахларын иң сонгы рәсмиләштергән пар, Түбән Сосна авылыннан Рәмис һәм Эльвина Галлямовлар, шулай ук Алан авылыннан күп балалы яшь Усман һәм Ләйсән Аймасовлар гаиләләре дә сәхнәбезнең зур кунаклары булдылар. Аларга истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирелде.