Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә атнаның өченче көнендә өч пар гөрләтеп язылышу тантанасы уздырды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Сәбәбе – елның күркәм  даталы көне. 22.06.22 – районыбызда янәдән өч гаилә барлыкка килде. Әйтерсең лә, табигаттә тә яшьләр яклы булды. Яңгырлы көннәрдән соң, чалт итеп кояш чыкты, парлар рәхәтләнеп табигать кочагында фотосессия ясадылар.

Көннең иң зиннәтле пары, Сирин һәм Гүзәл Шаһинуровлар, бу датаны теркәү журналы ачылуга броньләштергәннәрен әйттеләр. Шуңа атна уртасында туганнарын һәм якын кешеләрен җыю авыр булмаган, чөнки алар үз чиратында бу көнне зарыгып көткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International