Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре булачак әниләр өчен хокукый консультация үткәрделәр

2022 елның 10 июне, җомга

Әни буларга әзерләнүче һәрбер хатын-кыз бала туу белән бәйле булган барлык сорауларына да җавап алырга тели. «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбе булачак әниләр өчен барлык кирәкле аңлатмаларны бирә торган файдалы дәресләр үткәрә.

Чираттагы дәрестә ГХАТ идарәсенең хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Елена Исаева баланың беренче документы - туу турында таныклык алу тәртибен аңлатты һәм балалары туган гаиләләргә дәүләт тарафыннан булган ярдәм чаралары турында сөйләде.

«Сонатал» дәресләре һәр җомга хатын-кызлар консультациясенең конференц-залында 10 сәгать 30 минутта үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International