Бүген җәйнең беренче көне, димәк балаларның иң мөхим бәйрәме – балаларны яклау көне. Балалар – дөньядагы иң чиста, иң самими затлар, алар безнең иң кыйммәтле хәзинәбез. Аларга бәхетле һәм матур балачак бүләк итү – олыларның изге бурычы.
Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече Ирина Федосеева бала тудыру йортында бәйрәм алдыннан туган 9 баланың тууын теркәде: 5 – малай, 4 – кыз. Ирина Евгений кызы яңа туган балаларның аналарын бәйрәм белән котлады һәм аларга балаларының беренче дәүләт документларын - туу турында таныклык һәм котлау хатлары тапшырды.
Җир шарындагы һәрбер баланың әти-әни назында исән-сау үсүләрен телибез! Балаларның хыяллары тормышка ашсын, ә елмаюлары дөньябызны бизәсен!