2022нче елның 19нчы маенда Нурисламовлар гаиләсендә көтеп алган могҗиза – игезәк балалар туды. Ике кызларын Арина белән Азалияне тәрбияләүче Зәвил һәм Гөлфия улларына охшаш Рәзил һәм Рүзәл исемнәре бирделәр.
Бүген Никахлашу сараенда Балаларны яклау көненә багышлап игезәкләргә исем кушу тантанасы узды. ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-анага балаларының беренче документларын – туу турында таныклыклар, исемле метрика һәм истәлекле китаплар тапшырдылар.
Бу ямьле җәйнең беренче бәйрәме балаларыбызның тыныч балачагын саклауның мөһимлеген олыларның исенә төшерә. Балалар – юл хәрәкәтенең иң яклаучысыз катнашучылары. Алар белән нәрсә генә булса да – бу олыларның җаваплылыгы. Түбән Кама муниципаль районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгы идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары Илгиз Минсалих улы Шәйхетдинов балаларын юлда имин йөртесеннәр өчен Нурисламовлар гаиләсенә автокреслолар бүләк итте.
Балаларга ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш, ата-аналарын куандырып яшәүләрен телибез!