Балаларны яклау көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе үткәрделәр

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Балаларны яклау көне – ямьле җәйнең беренче бәйрәме. Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре  7нче балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе үткәрделәр.

Балалар бик теләп табышмакларга җаваплар эзләделәр, уеннарда катнаштылар һәм кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге турында әкият тыңладылар. Дәрес урамда дәвам итте. Балалар гади асфальтны гаилә турында рәсемнәр күргәзмәсенә әйләндерделәр.

Бүгенге бәйрәм истәлеге итеп балаларга фотоальбомнар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International