Чистайның өч пары бүген никахларын теркәделәр

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Никахлашу датасын сайлаганда, күп кенә гашыйклар матур даталарга игътибар итәләр, аерым көндә төзелгән союз ныклы, уңышлы булачак, дип саныйлар. 22.06.22 – Чистай Никахлашу Сараенда никахларын теркәү өчен өч пар сайлаган «көзгеле» дата. Нумерология күзлегеннән караганда, бу бик көчле энергетика көннәре. Өстәвенә, 2ле саны үзеннән-үзе, нәкъ менә энергия, гармония өчен җавап бирә.

Чистай парларының никахларын теркәүне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева алып барды. "Һәр парның никахлашу көненә карата үз таләпләре бар. Кемдер матур саннар комбинациясен сайлый, кемдер никахлашу көнен, дата белән бәйле вакыйгалардан чыгып сайлый. Яшь парларыбыз арасында мәхәббәт һәм аларның никахларын теркәргә әзер булуыбыз гына үзгәрешсез кала - «матур» дата язылышу өчен гадәти булмаган көнгә туры килсә дә», – дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева.

Мухиннар, Кисловлар һәм Галәветдиновлар гаиләләрен бу истәлекле вакыйга белән котлыйбыз һәм аларга бәхет, хөрмәт, муллык һәм, әлбәттә, үзара аңлашып яшәүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International