2022 елның 17 июнендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 2022 ел башыннан бирле туган 3нче игезәк пар бала теркәлде. Елена Александровна һәм Дмитрий Александрович Шакур гаиләсендә ике ул – Мирон һәм Леон туды. Сабыйлар дөньяга 9 июньдә өч минут аерма белән туды.
Беренче документларны – туу турында таныклыкларны, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын һәм истәлекле бүләкләр тапшырганда, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әтине тормышларындагы әһәмиятле вакыйга белән котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләделәр.